ЯҢАЛЫКЛАР


28
февраль, 2015 ел
шимбә

26 февраль көнне “Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә “Ел укытучысы-2015”, “Ел класс җитәкчесе-2015”, “Өстәмә белем бирү педагогы-2015”, “Педагог-психолог-2015” профессиональ конкурсларының  муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерларын тәбрикләү тантанасы үтте. Башлангыч класслар укытучысы Шаймухаметова Эльмира “Ел класс җитәкчесе-2015” бәйгесендә лауреат исеме алды һәм мактау граматасы белән бүләкләнде. 

Иске Кормаш яңалыклары. Сингапур укуларында  барлык укытучылар булдык Татар Суксуы мәктәбендә. 
Иске Кормаш яңалыклары. 23 февраль -Ватанны саклаучылар көне белән ир-егетләребез! Иске Кормаш мәктәбендә ир-егетләребезне котлыйбыз! Сезне чын күңелдән тәбрик итәбез!
27 февраль көнне Түбән Кама шәһәрендә укучыларның эзләнү эшләре һәм проектлары "Дебют в науке" исемле VI  республика конкурсы булып узды. Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 2б класс укучысы Фазлыева Альбина II дәрәҗәдә диплом белән бүләкләнде (укытучысы Хафизова З.З.). Котлыйбыз!
27 февраль көнне Бөек Ватан сугышы ветераннары Тимиров Җирдис абый һәм Абдуллина Нурфика апа белән очрашу үтте. Укучылар һәм укытучылар  концерт номерлары белән чыгыш ясадылар һәм чәчәкләр бүләк иттеләр. Яңадан ветераннарга сүз бирелде. Алар тыныч тормыш матурлыгын тоеп яшәүнең бик кадерле булуын әйттеләр һәм киләчәк буынга имин тормыш, акыл һәм физик саулык теләделәр.
27 февраль көнне Уразай авылы китапханәсендә сугыш чоры балалары белән "Сугыш урлаган балачак" исеме астында кичә үткәрелде.. Аларга багышлап ясалган күргәзмәләр.альбомнар белән таныштырылды.
27 февраль көнне Уразай мәдәният йортында "Сезнең тормыш -үзе батырлык" исеме астында тыл ветераннары һәм сугыш ятимнәре катнашында кичә үтте.
27 февраль көнне Уразай мәдәният йортында район авыл хуҗалыгы вәкилләре хуҗалык механизаторларына уку үткәрде.

26, 27 февраль көннәрендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгына карата район хәрби комиссариаты тарафыннан“ Салют, Победа!” исемле чара үткәрелде. Бу чарада безнең мәктәптән дә 9 - 11 класс укучылары катнашты. 


26 нчы февраль көнне "Яшьлек" милли - мәдәни үзәгендә "Ел укытучысы - 2015", "Ел класс җитәкчесе - 2015", "Өстәмә белем бирү педагогы - 2015", "Педагог - психолог - 2015" профессиональ конкурсларының муниципаль этабында җиңүчеләр һәм призерларны котлау чарасы узды. Анда мәктәбебездән "Ел класс җитәкчесе - 2015" конкурсында уңышлы чыгыш ясаган рус теле һәм әдәбияты укытучысы Мирзагитова Рания Тамимдаровна катнашты һәм мактау грамотасы белән бүләкләнде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International