Яңа Кормаш мәктәбе яңалыклары

2015 елның 28 феврале, шимбә

26 февраль көнне “Яшьлек" милли-мәдәни үзәгендә “Ел укытучысы-2015”, “Ел класс җитәкчесе-2015”, “Өстәмә белем бирү педагогы-2015”, “Педагог-психолог-2015” профессиональ конкурсларының  муниципаль этабы җиңүчеләре һәм призерларын тәбрикләү тантанасы үтте. Башлангыч класслар укытучысы Шаймухаметова Эльмира “Ел класс җитәкчесе-2015” бәйгесендә лауреат исеме алды һәм мактау граматасы белән бүләкләнде. Аны чын күңелдән тәбрик итәбез һәм киләчәктә дә зур уңышлар телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International