Кичә, 26 февраль көнне, район мәдәният йортында Актаныш районы чыгарылыш сыйныф укучыларының Казан авыл хуҗалыгы вузлары вәкилләре белән очрашуы булып узды. Очрашуда Актаныш муниципаль районы башлыгы Фаил Камаев, Казан дәүләт ветеринария медицинасы академиясе проректоры, профессор, биология фәннәре докторы, генетика һәм селекция кафедрасы җитәкчесе Равил Хәйретдинов, Казан Дәүләт Аграр университетының механика Институты җитәкчесе урынбасары, “Гомум инженер фәннәре” кафедрасы доценты Рәмис Мәрдәнов катнаштылар.
Очрашуның төп максаты булып бүгенге көнгә кадәр һөнәр сайламаган укучыларга юл күрсәтү, һөнәр сайларга булышу торды.
Югары уку йорты вәкилләре укучыларны таныштырырга видеоролик тәкъдим иттеләр. Ул видео буенча уку йортындагы юнәлешләр, һөнәрчелек, өстәмә чаралар, стипендия, конкурслар, аерым курслар турында тулы мәгълүмат алырга була иде.