ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2015 ел
шимбә

 

10 нчы апрель көнне химия фәненә кагылышлы "Самый-самый" дигән викторина булып узды. Викторинада 8-9 нчы класс укучылары көч сынашты. Командалар кызыклы сорауларга, җавап бирделәр, химик реакцияләрендә катнаштылар, анаграммалар чиштеләр һәм башка кызыклы уеннарда катнаштылар. Бу бәйгедә укучыларның химик элементларның һәм матдәләрнең төзелеше һәм химиянең кеше тормышында әһәмияте турындагы белемнәре сыналды. Викторинаның нәтиҗәсендә 8 класс командасы югары балл җыеп җиңү яулады. Котлыйбыз!

Кичә мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды.  Җыелышны  мәктәп директоры А.Ш.Рахманов  башлады. Ул бүгенге көндә күп игътибар сорый торган сораулар күтәрде:  БДИ, укучыларның мәктәптә һәм тышта үз-үзен тотышлары, ашау һәм башкалар.  Мәктәп һәм район тормышында актив катнашучы укучыларга бүләкләр тапшырылды. Җыелышта шулай ук ”Ихлас” психологик үзәге белгечләре Гимадиева Ф.Ф., Исламова М.Д. катнашты. Алар Республикада бик күп игътибар сорый торган проблема – суицид темасына тукталдылар, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту максатыннан тренинг үткәрделәр.  Җыелыш укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт белән тәмамланды.  Ата-аналар өчен,шулай ук, укучыларның кул эшләре күргәзмәсе эшләде.

Югары Яхшый мэдэният йортында Космановтлар коненэ багышланган чара булып узды.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ландыш Илгиз кызы Иске Кормаш авылында семинарда катнашып, тәҗрибә уртаклашты.

  Кичә,10 апрель көнне, ”Балалар иҗат үзәге” ндә судо -.авио -,автомоделизм  фестивале оештырылды. Фестивальдә бик күп экспонатлар катнашты.Чалманарат мәктәбе барлык номинацияләрдә катнашты. Имамов Сирин көймә һәм самолёт модельләрен эшләп фестивальдә катнашты. Ул фестивальдән бик күп рүхи азык алып кайтачак. 

 Кичә  “Балалар иҗат үзәгендә”  НТТ конкурсы үткәрелде. Актаныш районының мәктәпләре үз хезмәтләрен конкурска алып төште.Һәр мәктәп 20 артык хезмәт әзерләгән. Чалманарат мәктәбе укучылары 24 экспонат алып төште. Экспонатлар төрле ысул һәм материалдан эшләнгән.

9 апрель көнне Сәфәр урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды. Ул балалар арасында суицидларны кисәтүгә багышланды. Җыелышка Актаныш районы балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы, полиция майоры Ахунова Ания Анил кызы һәм “Ихлас” психологик үзәге җитәкчесе Гимадиева Фирүзә Флүс кызы чакырылды. Ата-аналар җыелышы бик кызыклы һәм файдалы булды. Тирән эчтәлекле чыгышлары өчен кунакларыбызга зур рәхмәт белдерәбез.

География –биология атналыгында эшләнгән сыерчык ояларына нәтиҗәләр ясалды. Барлыгы 27 оя ясалып эленеп куелды. Башлангыч класслар арасында нәтиҗәләр түбәндәгечә: 

6 класс укучылары дару үләннәре җыю акциясендә бик актив катнашалар. Шул максаттан, 9 нчы апрель  көнне, класс җитәкчеләре Илнар абыйлары  белән берлектә дәрестән соң нарат бөресе җыярга чыктылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International