ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2015 ел
шимбә

7 нче класслар белән  “ Кем? Кайда? Кайчан?” география-биология фәннәре буенча  викторина  үткәрелде. Класс 2 командага бүленеп узара көч сынашты: “ Яшь географлар” һәм “ География галимнәре”. Киеренке көрәштә 26,5:20,5 исәбе белән “ География галимнәре” командасы җиңү яулады.

Укучыларның танып-белү активлыгын үстерү, аларның белем дәрәҗәләрен арттыру максатыннан 5 класс укучыларына “ Материклар һәм илләр буйлап”- дип исемләнгән видеороликлар  күрсәтелде.  Ахырдан каралган роликлар буенча фикерләр алышынды.


10
апрель, 2015 ел
җомга
10 апрель көнне Уразай мәдәният йортында"Улгәннәрнең каберен бел,исәннәрнең кадерен бел" исеме астында авыл кичәсе булып узды.Фәнәвис Дәүләтбаевның" Авылым-Уразаем" шигыренә Инсаф Хабибуллин  көй язып кичәдә аны презинтацияләү булды..Кичәдә тыл ветераннарына медаль тапшыру,сугыш ятимнәренең истәлекләрен уртаклашу,исем алган,алдыңгы авылдашлар белән очрашуавылның тарихын искә төшерү,әдәбият елына һәм кул эшләренә куелган күргәзмәләр,2014 елның августында"Атказанган  авыл хуҗалыгы механизаторы" Булат Яппаровның катнашуы аның бүләкләреннән кулган күргәзмә авыл халкының күңеленә хуш килде.
9 апрель көнне Татар Суыксу авыл китапханәсендә Бөек Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан рәсем конкурсы үтте.
8 апрель көнне Татар Суыксу авыл китапханәсендә сәламәтлек көне үтте.
10-12 апрель көннәрендә " Лачын" боз- спорт сараенда  2005 елгы яшусмерләр  арасында хоккей буенча турнир оештырыла.
Актаныш муниципаль районы Башкарма комитетының социаль һәм агарту бүлеге,  “Актаныш авыл  җирлегеара үзәк китапханә” муниципаль бюджет учреждениесе Сүзем  белән  җиңдем дошманны” исеме астында район буенча иң яхшы  конферанска конкурс игълан итә.
Иске Богады авылы китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Мәңге сүнмәс Бөек Җиңү Даны" исемле фотоконкурс игълан ителде.

Шул ук вакытта авыр һәм аеруча авыр җинаятьләр кылган затларга һәм рецидивистларга амнистия кагылмый


10 апрель Кәзкәй авылы мәчетендә дин сабакларына йөрүчеләрнең "Ак яулыклы ак күңел" исемле бәйрәмнәре уздырылды. Әлеге дини мәҗлестә катнашучылар коръәннән аятләр тыңладылар, пәйгамбәрләр тарихы белән таныштылар, вәгазләр укыдылар, мөнәҗәт әйттеләр. Китапханәче дини китаплар белән таныштырды һәм язучы М.Әмирхановның "И кылган догам минем" китабына күзәтү ясады.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International