10-12 апрель көннәрендә " Лачын" боз- спорт сараена рәхим итегез!

2015 елның 10 апреле, җомга
10-12 апрель көннәрендә " Лачын" боз- спорт сараенда  2005 елгы яшусмерләр  арасында хоккей буенча турнир оештырыла. Космонавтика көненә багышланган әлеге турнирда Уфа, Пермь, Кирово- Чепецк, Казан, Бөгелмә шәһәрләре командалары,  шулай ук  актанышлылар  көч сынашыр дип көтелә. 
 Уеннарны ачу тантанасы 10 апрель 15.20 сәгатькә тәгаенләнгән. 12 апрель көнне турнирга нәтиҗә ясалып, җиңүчеләр билгеләнәчәк. 
Уеннарны күзәтергә, райондашларыбыз өчен җан атарга  " Лачын" боз- спорт сараена рәхим итегез!
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International