"Мәңге сүнмәс Бөек Җиңү Даны"

2015 елның 10 апреле, җомга
Иске Богады авылы китапханәсендә Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 70 еллыгы уңаеннан "Мәңге сүнмәс Бөек Җиңү Даны" исемле фотоконкурс игълан ителде. Бәйгенең максаты: Бөек Ватагн сугышы геройларының тиңдәшсез батырлыкларын бәян итү, аларга карата хөрмәт уяту, Ватанга карата мәхәббәт, патриотик хис тәрбияләү, өлкән буын кешеләренә карата ихтирам тәрбияләү.
  Конкурсны оештыручылар: Иске Богады авылы китапханәсе, Иске Богады төп гомуми белем бирү мәктәбе. Ул 2015 елның 6 апреленнән 6 маена кадәр бара. Фотолар Бөек Ватан сугышы геройларына, ветераннарга, тыл ветераннарына, сугыш чоры балаларына, сугыш турындагы әсәрләргә багышлана ала.  
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International