“Сүзем белән җиңдем дошманны” исеме астында район буенча иң яхшы конферанска конкурс

2015 елның 10 апреле, җомга

Конкурс 2015 елның 29 апрелендә район мәдәният йортында уздырыла.

Конкурска  заявкалар 2015 елның  27  мартыннан  27 апреленә кадәр кабул ителә.

   КОНКУРСНЫҢ МАКСАТЫ.

   -сәләтле концерт номерларын, бәйрәм- тамашаларны, кичәләрне алып баручы талантларны ачыклау һәм аларга иҗади эшләрендә ярдәм итү;

  -конкурста катнашучыларның иҗади фикерләвен, узара аңлаша белү һәм үз фикерен башкаларга җиткерә белү сәләтен үстерү;

   КОНКУРС ШАРТЛАРЫ.

  Конкурс татар телендә уздырыла.

  Конкурста теләге булган һәркем катнаша ала. Алар яшь буенча 3 төркемгә бүленәчәк:

    I – 15 яшьтән 20 яшькә кадәр;

   II-  20 яшьтән 35 яшькә кадәр;

  III-  35 яшьтән югары.

КОНКУРСНЫҢ БИРЕМНӘРЕ.

 I    - “Сөйләм культурасы”.(Бөек Ватан  сугышына багышланган: монолог, шигырь,пародия һ.б  әдәби әсәрне әзерләп  алып  килеп башкару). 5 минут.

 II  - Тәкъдим ителгән мәсәлне уку.

 III – Конферансның сәламләве. Конкурста  катнашучының  үзе  теләгән  бәйрәмне ( Яңа ел, 8  март, 23 февраль , 9 май, балаларны  яклау көне   һәм  башка  бәйрәмнәр) ачып җибәрү. 5 минут.

КОНКУРСНЫҢ ТАЛӘПЛӘРЕ.

-         Артистизм;

-         Сөйләм теле, дикция.

-         Тамаша залына тәэсир итү сәләте.

Конферанс - ул, концерт номерларын игълан итеп барып,  номерлар  арасында тамаша залын җәлеп итә алырлык чыгышлар белән баетучы эстрада артисты. Конферанс сәнгате чыгыш ясаучыдан тапкырлык, зирәклек, импровизаторлык таланты, аудитория белән сөйләшә белү талантын таләп итә. Бер яктан, конферанс, бер концерт номеры белән икенчесен бәйләп баручы булса, икенче яктан ул - сәхнә белән тамаша залын бәйләп торучы звено булып тора.

Конкурска катнашырга теләге булганнарга  заявканы район сайтыннан һәм WWW.Biblaktanishru.ru сайтларыннан карарга, үзәк китапханәгә мөрәҗәгать итәргә  була.

Заявкаларны biblakt@mail.ru  электрон адресына җибәрергә яисә Актаныш үзәк китапханәсенә китерергә мөмкин. Мөрәҗәгать итү өчен телефон:

8(85552) 3-12-87.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International