9 апрель көнне Сәфәр урта мәктәбендә ата-аналар җыелышы булды.Ул балалар арасында суицидларны кисәтүгә багышланды. Җыелышка Актаныш районы балигъ булмаган балалар белән эшләү инспекторы, полиция майоры Ахунова Ания Анил кызы һәм “Ихлас” психологик үзәге җитәкчесе Гимадиева Фирүзә Флүс кызы чакырылды. Ата-аналар җыелышы бик кызыклы һәм файдалы булды. Тирән эчтәлекле чыгышлары өчен кунакларыбызга зур рәхмәт белдерәбез.