Кичә мәктәптә гомуми ата-аналар җыелышы булып узды. Җыелышны мәктәп директоры А.Ш.Рахманов башлады. Ул бүгенге көндә күп игътибар сорый торган сораулар күтәрде: БДИ, укучыларның мәктәптә һәм тышта үз-үзен тотышлары, ашау һәм башкалар. Мәктәп һәм район тормышында актив катнашучы укучыларга бүләкләр тапшырылды. Җыелышта шулай ук ”Ихлас” психологик үзәге белгечләре Гимадиева Ф.Ф., Исламова М.Д. катнашты. Алар Республикада бик күп игътибар сорый торган проблема – суицид темасына тукталдылар, ата-аналар һәм балалар арасындагы мөнәсәбәтләрне яхшырту максатыннан тренинг үткәрделәр. Җыелыш укучылар тарафыннан әзерләнгән концерт белән тәмамланды. Ата-аналар өчен,шулай ук, укучыларның кул эшләре күргәзмәсе эшләде.