9 апрель көнне мәктәбебездә гомуми ата - аналар җыелышы узды. Җыелышны мәктәп директоры В.М. Салихов ачып җибәрде. "Ихлас" психологик үзәк психологлары Фирүзә Гимадиева, Зөһрә Хәбибуллина яшүсмерләр арасында очрый торган суицид турында сөйләделәр, фильм күрсәттеләр, тренинглар үткәрделәр. Укыту-тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Т.М. Вазетдинова 3 нче чирек йомгаклары белән таныштырды. Ахырда сөйләшү классларда тәмамланды.