ЯҢАЛЫКЛАР


11
апрель, 2015 ел
шимбә

Бүген, мәгәриф идәрәсе планы нигезендә, балаларның  техник иҗатын үстерү буенча республика күләм фестиваленең район этабы узды.  Фестивальдә  укучыларның төрле эшләре куелды.


9 апрель көнне мәктәптә Актаныш технология техникумыннан килгән вәкилләр белән очрашу булды. 
10 апрель көнне үзәк китапханәдә Бөек Җиңүгә 70 ел тулуга багышланган "Җиңү юллары буйлап" исемле бәйге-викторина үткәрелде.
 Кичә  “Балалар иҗат үзәгендә”  НТТ конкурсы үткәрелде. Актаныш районының мәктәпләре үз хезмәтләрен конкурска алып төште.Һәр мәктәп 20 артык хезмәт әзерләгән. Уразай мәктәбе укучылары 7 экспонат алып төште. Экспонатлар төрле ысул һәм материалдан эшләнгән.
Татар теле һәм әдәбияты укытучысы Салахова Венера Хэмит кызы Иске Кормаш авылында семинарда катнашыпты.
Бөек   Җиңүнең   70   еллыгы     уңаеннан      тыл    ветераннары,  сугыш   чоры  балаларының    язмышлары    турында  язмалар  даими     төстә  районыбыз  газетасы   битләрендә   дөнья  күрә. Соңгы   мәкалә 3-апрельдә  басылып  чыкты.  Бу  язма-   Апач  авылында    яшәүче ,   .   гомер  буе   әтисен      бер  тапкыр  да   күрмәгән ,  сугыштан  кайтуына   өметләнеп   яшәгән    Муллаянова  Мәсфүрә   апа   турында   булды.Шушындый   язмаларны   вакытында   бастырган   редакция   хезмәткәрләренә     язмалар   авторы  буларак    зур    рәхмәт,   эшләрендә   зур  , иҗади  балкышлар   телим.  Бу  мәкаләне  укымый  калмагыз!/03.04.2015./
Геогафия һәм биология атналыгы йомгаклары

10 нчы апрель көнне урта мәктәпләр арасында узган баскетбол ярышында безнең кызлар командасына тиңнәр булмады. Алар мактаулы 1 нче урынны алып кайтты. Афәрин кызлар! Алга таба да сезгә уңышлар елмайсын.

9 класс укучысы Сәйделова И. Түбән Кама шәһәрендә узачак "Мин - эзләнүче" республика бәйгесенең 2 турына узды. Бүгенге көндә укытучысы НасыйроваЭ.Ф. белән чыгыш ясарга әзерләнәләр .Ильгинага зур уңышлар телибез! 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International