ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
Л.Н.Толстой исемендәге фәнни-гамәли конференциядә Икенче санлы Актаныш урта мәктәбеннән 9 сыйныф укучысы Гафаров Гадел (укытучысы Усманова Р.А.) һәм 8 сыйныф укучысы Заһертдинов Рузил (укучысы Белоусова И.Ф.) үзләренең беренче тикшеренү эшләре белән катнаштылар. Гадел җиңү яулап, 2нче дәрәҗә диплом белән бүләкләнде. Уңышлар телибез!
Шул ук вакытта яңгырлар язгы кыр эшләре алып бару өчен туфракның әзерлеге белән бәйле вазгыятьне көйли
Май аенда барлыгы 18 эш көне, 12 ял һәм бәйрәм көннәре
Мәктәбебез укучылары бик күп конкурсларда катнашып, җиңүләргә ирешә. 3А сыйныф укучысы Әмирханова Алсу "Иң яхшы инша" конкурсында I урын, Габдулла Тукайның туган көненә багышланган "Иң сәнгатьле шигырь сөйләүче" конкурсында II урын алды. Котлыйбыз!
Регионара фәнни-гамәли семинар узды.
Бүген, 22 апрель көнне, мәктәбебезнең 7нче классында "Җирне саклагыз!" темасы астында класс сәгате булып узды. Класс сәгатенең максаты: балаларда табигатькә сак караш тәрбияләү, иҗади эшләр башкару һәм аларны яклау.  Чара барышында укучылар проект эше башкардылар һәм аларны якладылар, анкета тутырдылар, экологик уеннар уйнадылар. Укытучы: Насыйрова Э.Ф.
Акция кысаларында 5 класста "Яхшылык эшләргә ашык" темасы астында класс сәгате булып узды. Чараның максаты:укучыларда мәрхәмәтлелек, шәфкатьлелек, кешелеклелек, кешеләргә, әти-әнигә, табигатькә игътибарлы мөнәсәбәт тәрбияләү,  яхшыны яманнан аера белү сыйфатлары булдыру;иҗади фикерләү сәләте тәрбияләү. Класс сәгате барышында укучылар Фәнис Яруллинның шигырьләренә анализ ясадылар, логик мәсьәләләр чиштеләр. Укытучы: Галиева Ландыш Илгиз кызы.
Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы “2015-2017 елларга Татарстан Республикасында яшь фермерларга ярдәм итү” программасында катнашу өчен крестьян (фермер) хуҗалыкларын сайлап алуда катнашуга гаризалар кабул итүне игълан итә.
20 апрельдә Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча совет утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, федераль хакимият органнарының территориаль структуралары башлыклары катнашты.

"Туган тел" атнылыгы кысаларында бүген мәктәбебездә "Отканга - мәкаль, тапкырга - табышмак" исеме астында мәкальләр һәм табышмаклар конкурсы булып узды.  Барлык класс укучылары да зур активлык күрсәттеләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын - 8 класс, 2 урын - 9 класс, 3 урын - 5 класс. Җиңүләре белән укучыларны чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы бәйгеләрдә дә сынатмассыз дип ышанып калабыз! Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ландыш Илгиз кызы.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International