ЯҢАЛЫКЛАР


22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
29 апрель көнне Актанышта җәйге спорт сезоны ачылу нисбәтеннән, Фирая Солтанова - Жданова Кубогына җиңел атлетика эстафетасы уздырылачак
Кичә, 21 апрель көнне, "Туган тел" атналыгы кысаларында мәктәбебез укучылары кроссвордлар һәм ребуслар чиштеләр. 1 урын - 9 класс, 2 - урын - 8 класс, 3  урын - 7 класс укучылары алды. Аларны җиңүләре белән котлыйбыз һәм зур активлыклары өчен рәхмәт әйтәбез. Атналык дәвам итә.
Иске Богады авылы китапханәсендә "Герой пионерлар" һәм В Нуруллинның "Шинельсез солдатлар " әсәрләре хакында фикер алышу узды.
  Актаныш кадет интернат-мәктәбендә 342,8 м.кв. тәшкил иткән 2 теплица эшләп килә.
Быел татарстанлылар республика Президентын соңгы ун ел эчендә беренче тапкыр сайлаячак. “Бердәм Россия” партиясе тарафыннан игълан ителгән праймериз исә аеруча масштаблы булуы белән аерылып тора...

Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты МКУ “Мәгариф идәрәсе” приказы № 143-ОД “ Башлангыч мәктәпләрдә ФГОС тәләпләренә туры китереп белем дәрәҗәсен тикшерү”нигезендә, 22 апрель көнне 4 класс укучылары рус теленнән мониторинг үттеләр. /укытучылары Шамсиева М.Р/.

Сәфәр урта мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Тел иленә сәяхәт”  уен-кичә үткәрелде. 10 нчы сыйныф укучылары Г.Тукайның тормыш юлы һәм иҗаты буенча сораулар, кроссворд җаваплары чиштерделәр. Кичәне үткәргән укучыларга зур рәхмәт.

Урманнарны янгыннардан саклау максатыннан 21 нче апрель көнне  6 класс укучыларына “ Уттан сак булыйк !”-дип исемләнгән тәрбия сәгате үткәрелде. Класс җитәкчеләре Илнар Шәйхенурович  балаларга янгын куркынычсызлыгы кагыйдәләре, ут белән сак эш итү, урманда учак якмау турында аңлатып чыкты.

20-25 нче апрельгә кадәр мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дип игълан ителде. Атналык чаралар планы төзелде. “Без -Тукайлы халык” баш астында стена газетасы чыгарылды. 21 нче апрель көнне, 5-6 сыйныф укучылары арасында “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән  уен-ярыш үткәрелде. “Апуш” (5 класс укучылары) һәм “Тукай оныклары” ( 6 класс укучылары) көч сынашты. Нәтиҗәдә 5 нче сыйныф укучылары 26 очко белән җиңү яулады.

Иске Богады авылы китапханәсендә "Татар дигән бөек халкым бар" дигән әдәби кичә узды. Кичәнең максаты : үз милләтебез белән горурлану хисләре уяту. Чараны татар теле һәм әдәбияте укытучысы Лүзия Мирзаянова, китапханә мөдире Рәзинә Мөнирова әзерләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International