Праймериз авылларны да “колачлый”

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

Билгеле булганча, агымдагы елның 13 сентябрендә республика халкы Татарстан Президентын һәм җирле үзидарә органнары депутатларын сайлаячак. Муниципаль бермәлекләргә депутатлар сайлау исә республиканың 38 шәһәр һәм 872 авыл җирлегендә, 2 шәһәр округында (Казан һәм Чаллы) уздырылачак.

Төп максат – аеруча көчле кандидатларны барлау

Кагыйдә буларак, “Бердәм Россия” партиясендә сайлау белән бәйле эшчәнлек күпкә иртәрәк башлана. Әлбәттә, биредә сүз праймериз (фирка эчендә алдан тавыш бирү) турында бара. Ул депутатлыкка кандидатларны партия эчендә сайлауны күздә тота. Фирка эчендә сайланган затлар исә 13 сентябрьдә узачак сайлауларда кандидат буларак катнашу хокукы ала.

- Соңгы елларда праймериз сайлау кампанияләренең алыштыргысыз өлешенә әверелде. Аның максаты – партиядәге кадрлар белән танышу, яңа исемнәр ачу, аеруча көчле депутатлыкка кандидатлыкка кандидатларны билгеләү. Әле алай гына да түгел, праймериз безгә билгеле бер муниципаль берәмлекләрдәге актуаль проблемаларны ачыкларга ярдәм итәчәк, - дип ассызыклады Татарстан Дәүләт Советы рәисенең урынбасары, “Бердәм Россия” россиякүләм сәяси партиясенең Татарстан бүлеге сәяси советының сәркатип урынбасары Римма Ратникова праймеризга багышланган матбугат конференциясендә.

Шунысын да билгеләп үтү кирәк, хәзерге вакытта “Бердәм Россия” партиясе Россиядәге праймериз уздыра торган бердән-бер фирка булып санала. Быелгы чара исә шактый масштаблы булуы белән истә калачак. Өстәвенә, бу – озакка сузылачак, шактый катлаулы эш.

- Татарстанда муниципаль дәрәҗәдәге праймеризга 1 апрель көнне старт бирелде һәм без фирка эчендә алдан тавыш бирүгә әзерлекне башлап җибәрдек. Ел башында республиканың һәрбер муниципаль берәмлегендә махсус оештыру комитетлары булдырылган иде инде, - дип аңлатты Римма Ратникова.

Авылларга да килеп җитә

Праймеризга тәфсилләбрәк тукталсак, бу процессның өч төп катнашучысы бар. Беренчесе – сайлап алучылар, ягъни депутатлыкка кандидатлыкка кандидат өчен тавыш бирүчеләр. Кагыйдә буларак, бу - “Бердәм Россия” партиясе вәкилләре һәм әлеге фирка белән берлектә эшләүче иҗтимагый оешмалар вәкилләре. Икенчесе – кандидат булуга кандидатлар, ягъни депутатлыкка омтылучы шәхесләр. Сайлап алучылардан аермалы буларак, аларның “Бердәм Россия” партиясе әгъзасы булулары мәҗбүри түгел. Әгәр дә алар үз анкеталарына “Бердәм Россия” фиркасе вәкилләренең 10 хуплау имзасын куйдыруга ирешә икән, праймеризда катнашу хокукы ала дигән сүз. Шунысын да билгеләп үтү кирәк, кандидатлыкка кандидатлар үз-үзләрен тәкъдим итүдән тыш, иҗтимагый оешмалар аша да мөрәҗәгать итә ала. Праймеризның тагын бер алыштыргысыз өлеше исә – хисап комиссиясе. Билгеле булганча, фирка эчендә алдан тавыш бирү яшерен рәвештә тормышка ашырылачак. Шуңа күрә биредә хисап комиссиясе булдыру аеруча мөһим шарт булып тора.

Әйтергә кирәк, праймеризның беренче этабы 1 апрельдә башланып китте һәм 30ына кадәр дәвам итәчәк. Шушы вакыт эчендә сайлап алучылар һәм кандидатларның исемлеге расланып бетәргә тиеш. Сайлап алучы һәм кандидат буларак теркәлү өчен исә 24 көн вакыт бирелгән.

- Праймеризның беренче этабына тиздән йомгак ясалачак. Ул оешкан хәлдә һәм шактый уңышлы узды дип әйтә алам. Шушы вакыт эчендә 60тан артык норматив документлар әзерләнде. Аларның барысы да урыннардагы оештыру комитетларына юлланды. Шуны ассызыклыйсым килә: моңа кадәр праймеризны бу кадәр зур масштабта уздырган юк иде әле. Быел әлеге эшчәнлектә һәрбер район, һәрбер авыл җирлеге катнашачак дигән сүз. Бу исә безнең алга аеруча зур бурычлар куя: һәрбер сайлаучы белән очрашып, аларга праймериз турында сөйләү, аңлату эшләре алып бару мөһим, - дип ассызыклады Римма Ратникова.

Праймеризның икенче этабы исә 1-31 май көннәрендә уздырылачак. Әлеге этап барышында алдан сайлап алу процессының өч катнашучысы (сайлап алучылар, кандидатлар һәм хисап комиссиясенең эшче төркеме) үзара очраша. Әлеге очрашуларның урын һәм вакытлары исә бик тиздән билгеле булачак.

Өченче этапка килгәндә, ул 10 июньгә кадәр тәмамланырга тиеш. Бу юлы инде праймеризга нәтиҗәләр ясалачак һәм, партия эчендәге сайлау нәтиҗәләре буенча, төп сайлауда катнашачак депутатлыкка кандидатлар исемлеге барланачак.

Президентны соңгы ун елда беренче тапкыр сайлыйбыз

Римма Ратникова 13 сентябрь көнне узачак сайлауларны аеруча үзенчәлекле дип атады. Бу аңлашыла да, чөнки соңгы 10 ел эчендә Татарстан Президентының турыдан-туры сайланганы юк иде әле. Моңа кадәр республиканың иң югары рәсми затына вәкаләтләр бирелеп килде.

- Әлеге сайлауларның аеруча ачык узуы өчен тырышачакбыз. Шунысы мөһим: Татарстан Президенты вазифасына праймериз шулай ук яңа форматта уздырылачак. Күптән түгел “Бердәм Россия” партиясенең төбәк сәяси советы бу эшчәнлектә киң җәмәгатьчелеккә таянып эш итү карарын кабул итте. Әлеге тәкъдимне исә “Президент белән бергә” иҗтимагый хәрәкәтенең координацион советы керткән иде, - дип белдерде Римма Ратникова.

Иҗтимагый хәрәкәт вәкилләре тәкъдименә караганда, праймеризны махсус инициатив төркем уздырачак. Аның составында республиканың иҗтимагый оешма вәкилләре белән беррәттән танылган җәмәгать эшлеклеләре дә булыр дип уйланыла. Алар праймериз регламентын үзләре әзерләп, үзләре үк кабул итәчәк, аны үткәрү вакытын билгеләячәк, кандидатлар исемлеген әзерләячәк һәм тавыш бирүне оештырачак.

Шунысы мөһим, бу - партия вәкилләре иҗтимагый оешма вәкилләренә ышана һәм аларга праймериз уздыру өчен махсус вәкаләтләр бирә дигән сүз. Әлеге эшчәнлек, үз чиратында, праймериз эшчәнлегендә катнашучы халык санын бермә-бер арттырырга, бу процедураның үтә-күренмәлелеген тәэмин итәргә һәм халык фикеренә колак салырга ярдәм итәргә тиеш.

Саннарга килгәндә, Татарстанда праймериз уздырылачак мәйданчыклар саны якынча 900 булыр дип уйланыла. Сайлап алучылар – 38,5 мең, ә кандидатлыкка кандидатлар саны 12 мең булыр дип фаразлана. Гомумән алганда, муниципаль сайлауларда сайланачак депутатлар саны якынча 7,7 мең булырга тиеш.

 


Рәмзия ЗАКИРОВА

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International