"Сугыш урлаган балачак".

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Иске Богады авылы китапханәсендә "Герой пионерлар" һәм В. Нуруллинның "Шинельсез солдатлар" әсәрләре хакында фикер алышу узды. "Әлеге әсәрләрдә балаларның Җиңү өчен көрәштә үзләреннән зур өлеш кертүләре турында сүз бара"- диде китапханәче Рәзинә Мөнирова. Әңгәмәдә катнашучылар : 1) Ни өчен солдатларның шинеле юк? 2) Яшь геройларның күңел халәте? 3) Дәһшәтле чор балалары образларын ачкан мондый әсәрләрдә төп үзәк ул ни? һ. б. сорауларга җавап эзләделәр. Чара презентация белән барды. 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International