20-25 нче апрельгә кадәр мәктәптә татар теле һәм әдәбияты атналыгы дип игълан ителде. Атналык чаралар планы төзелде. “Без -Тукайлы халык” баш астында стена газетасы чыгарылды. 21 нче апрель көнне, 5-6 сыйныф укучылары арасында “Син Тукайны беләсеңме?” дип исемләнгән уен-ярыш үткәрелде. “Апуш” (5 класс укучылары) һәм “Тукай оныклары” ( 6 класс укучылары) көч сынашты. Нәтиҗәдә 5 нче сыйныф укучылары 26 очко белән җиңү яулады.