Татарстанда яңгырлар язгы чәчү эшләрен уртача бер атнага тоткарлый

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе
Татарстанда яңгырлар язгы чәчү эшләрен уртача бер атнага тоткарлый. Шул ук вакытта яңгырлар язгы кыр эшләре алып бару өчен туфракның әзерлеге белән бәйле вазгыятьне көйли. Бу хакта “Татар-информ” агентлыгы хәбәрчесенә ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлк министрлыгында белдерделәр.
Язгы чәчү бигрәк тә республиканың көньяк һәм өлешчә төньяк районнарында соңга кала. Әмма аграр ведомствода, явым-төшем туктагач язгы кыр эшләре темпларын тизләтү мөмкин булачак, дип өметләнәләр.
Белгечләр бәяләвенчә, яңгыр туфракны дымга баетып кына калмый, ә республиканың төрле районнарында чәчү эшләре барышын тигезли – кайбер участокларда әле кар ята.
Быел Татарстанда язгы культуралар 1,7 млн гектар мәйданны билиячәк, дип белдерделәр министрлыкта.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International