Катлаулы шартларда коррупциянең зыян салуына юл куя алмыйбыз – Рөстәм Миңнеханов

2015 елның 22 апреле, чәршәмбе

20 апрельдә Казан Кремленең Вәкиллекле корпусында ТР Президенты каршындагы коррупциягә каршы тору буенча совет утырышы узды. Аның эшендә Татарстан Президенты вазифаларын вакытлыча башкаручы Рөстәм Миңнеханов, ТР Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин, ТР Премьер-министры Илдар Халиков, министрлыклар һәм ведомстволар җитәкчеләре, федераль хакимият органнарының территориаль структуралары башлыклары катнашты.

Көн кадагына “Коррупциягә каршы закон үтәлеше, дәүләт (муниципаль) милкендә булган бюджет чараларын һәм мөлкәтне куллану нәтиҗәлелеген арттыру, шулай ук контроль-күзәтчелек эшчәнлеге турында” соравы чыгарылды.

“Хәзерге вакытта безнең ил икътисади санкцияләр һәм милли валюта курсы түбәнәюе белән бәйле катлаулы чор кичерә. Бу шартларда икътисад үсеше резервлары югалуына юл куя алмыйбыз, шул исәптән коррупция һәм башка хокук бозулар салган зыянга да”, - дип мөрәҗәгать итте Рөстәм Миңнеханов совет утырышында катнашучыларга.

2014 нче елда исәпкә алынмаган муниципаль милекне инвентарьлау исемлегенә кертү нәтиҗәләре буенча, 2013-2014 нче елларда республикада 50 меңгә якын объект ачыкланган, алар дәүләт теркәлеше узмаган, шул исәптән 18 мең 513 күчемсез милек объекты һәм 30 мең 136 җир биләмәсе. Шул ук вакытта, 15 меңнән артык объектка милек хокукы теркәлгән, аларның 7 мең 431е – күчемсез милек объекты һәм 9 мең 679ы – җир кишәрлеге. Нәтиҗәдә, күчемсез мөлкәт белән эш тәртипкә салынган, ә төрле бюджетларга өстәмә рәвештә 90 млн сумга якын акча күчерелгән.

“Тагын бер уңай мисал: дәүләт мөлкәтен арендага бирү хокукына электрон сәүдәләшүләр үткәрү өчен мәйданчык булдыру. Бу мәйдан сәүдәләшүләрдә катнашучылар даирәсен киңәйтергә мөмкинлек бирде, процедураларның үтә күренмәлелеге артуга этәргеч бирде”, - дип Рөстәм Миңнеханов былтыр шундый 112 сәүдәләшү оештырылганын әйтеп узды. Ул бу тәҗрибәне бөтен Татарстан территориясендә таратырга кирәк дип саный. “Күрелә торган чараларга карамастан, әлегә тәгаен үзгәрешләр турында сөйләргә иртәрәк. Проблеманы беренче тапкыр гына күтәрүебез түгел. Ел дәвамында аңа каршы көрәшү буенча методик тәкъдимнәр әзерләнә. Коррупция хилафлыклары җәмәгатьчелек һәм ММЧ тарафыннан даими күтәрелә”, - дип ассызыклады Рөстәм Миңнеханов. Боларга да карамастан, хокук бозулар саны кимеми диярлек. Татарстан лидеры әйтүенчә, социологик сораштыру нәтиҗәләре буенча, республикада яшүче һәр сигезенче кеше коррупция чагылыш тапкан вәзгыятькә юлыга. Ел саен хокук саклау органнары 250 кешене җинаять җаваплылыгына җәлеп итә. Коррупциягә каршы закон бозылуның 5 меңгә якын очрагы прокуратура органнары тарафыннан ачыклана. “Кимчелекләргә анализ ясап, җитешсезлекләрне мөмкин кадәр киметү өстендә эшләргә кирәк”, - диде бу уңайдан Рөстәм Миңнеханов.

Узган 2014 нче елда республикада коррупция характерындагы 872 җинаять теркәлгән. Алар республика бюджетына 274,2 млн сумлык зыян салган. Вазифаи җинаятьләрнең күпчелеге күчемсез мөлкәт белән эш итү өлкәсенә карый – 222 факт, хәрби хезмәткә чакырылыш комиссияләрендә 91, мәгариф өлкәсендә 69, сәламәтлек саклау тармагында 42, төзелештә 12 һәм авыл хуҗалыгы өлкәсендә 5 җинаять теркәлгән.

“Халык контроле” дәүләт системасының да коррупциягә каршы көрәш юнәлешендә эшкә җигелә торган коралларның берсе булуын әйтергә кирәк. 2014 нче елның 31 нче декабренә булган мәгълүматлардан күренгәнчә, барлыгы 33 мең 910 белдерү бастырылган, аларның 23 мең 910ы чишелеш тапкан, 5 мең 169 хәбәр буенча эшләр планлаштырылган, 4 мең 206 мөрәҗәгать нигезле рәвештә инкарь ителгән, 625 белдерү эш стадиясендә.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International