ЯҢАЛЫКЛАР


23
апрель, 2015 ел
пәнҗешәмбе

20 нче апрель көнне 8, 9, 10 нчы сыйныф кызлары өчен "Гаилә дәресе" үткәрелде.

Бөек Жинунен 70 еллыгы унаеннан Мирксамов Мөнәвир абыйнын этисенен сугыштан килгән сонгы хаты һәм кайда кумелгэнлеге буенча истәлек фотолары белән танышу үтәкрелде. 

 


2015 елның 23 апрелендә “Язгы мәрхәмәтлелек атнасы” Бөтенроссия ирекле акциясе кысаларында Актаныш үзәк район хастаханәсендә “Георгий тасмасы” исеме астында чара үтәчәк.

22 нче апрель көнне Яңа Кормаш балалар бакчасында тәрбияләнүче балалар авылыбызның сугыш ветераны Хафизов Батыр бабайның   өендә булдылар. Батыр бабай балаларны якты йөз белән  каршы алды. Балаларга сугыш турында, сугыш вакытында халыкның авыр тормышы турында сөйләде. Балаларга үзенең теләкләрен, киңәшләрен җиткерде. Балалар ветеранны хөрмәтләп сугыш турында шигырьләр сөйләделәр, җырлар җырладылар.

Иске Кормаш укучылары волейбол ярышында көчләрен сынарга Иске Айман төп гомуми белем бирү  мәктәбенә юл тоттылар, аларга уңышлар телибез! Укытучылары 1 категорияле физкультура укытучысы Газизов Ильдус Нәҗип улы.
Яна Кормаш имам хатибы Мөнәвир Миркасимовка-85 яшь.

Актанышта Ленин паркы каршындагы мәйданда “Яшь гвардия” оешмасы волонтерлары тарафыннан, Бөек Җиңүнен алыштыргысыз символы булган тасмаларны өләшү уздырылачак

Күҗәкә авыл китапханәчесе тыл ветераннарының өйләрендә булды. Аларга котлау открыткалары тапшырды, яңа газет-журналлар, китаплар белән таныштырды.
Барыбыз да белгәнчә, 2015 ел - Әдәбият елы дип иглан ителде. Шул максаттан ел дәвамында укуны пропагандалый торган күп кенә чаралар планлаштырылган. Без дә мәктәбебездә әлеге темага иншалар бәйгесе уздырырга булдык. Әдәбият елы кысаларында уздырылган "Матур хат" темасына укучылар иншалар язып килделәр. Бигрәк тә югары класс укучылары активлык күрсәттеләр. Җиңүчеләребез: 1 урын - Хабибуллина Алинә (7класс); 2 урын - Хузина А., Мирзаянова З.(8 класс); 3 урын - Муллаянов Ф. (9 класс). 

22
апрель, 2015 ел
чәршәмбе
1927 елның 17 августында Шәбез авылында ишле гаиләдә, тугызынчы бала булып дөньяга килгән Муллагали абыйга балачактан ук бик күп хәсрәт кичерергә туры килә

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International