«Язгы игелек атнасы» кысаларында 22 нче апрель көнне Габдрашитова Гөлчәчәк Дильфасовна җитәкчелегендә 8 нче класс укучылары тыл ветераны Бакирова Гафия апага булыштылар. Аларның ихата тирәсен чистарттылар.
21 нче апрель көнне Киров урта мәктәбенең 6 нчы класс укучылары класс җитәкчесе Мәгъдәнурова Г. Х. белән берлектә тыл ветераны Саҗидә апаның хәлен белеп кайттылар.
22 нче апрель көнне Кирову урта мәктәбендә татар теле атналыгы уңаеннан "Иң пөхтә, иң матур язу" бәйгесе үткәрелде. Бәйгенең җиңүчеләре дә билгеле булды.