Актанышта муниципаль район Башлыгы кубогына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган регионара шахмат турниры уздырылачак

2015 елның 23 апреле, пәнҗешәмбе

2015 елның 10 мае көнне Актанышта  муниципаль район Башлыгы кубогына Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышланган регионара  шахмат турниры уздырылачак.

Ярышларның төп максаты булып авыл җирлегендә шахмат уеннарына үсеш бирү, шахматчыларның осталыкларын арттыру һәм иң көчле команда, иң көчле уенчыларны ачыклау тора.

Турнир Актаныш районының балалар иҗат үзәгендә узачак. 10.00 сәгатьтә ачылу һәм ярышларның башлануы булачак.

Турнирга Башкортстан, Татарстан, Удмуртия, Чувашия һәм Пермь кебек регионнардан командалар чакырулы.

1 урынны алган команда Актаныш муниципаль районы Башлыгы кубогы белән, 1, 2, 3 урынны алган командалар акчалата призлар һәм диплом белән бүләкләнәчәк. 

Белешмә өчен телефоннар: (885552) 3 - 17 - 77

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International