22 апрель көнне Татар Суыксуы урта гомуми белем бирү мәктәбенең башлангыч сыйныф укучылары белән “Җир – безнең уртак йортыбыз” дигән китапханә сәгате үткәрелде. Иркен, юмарт уртак йортыбыз 4500 млн.ел элек нинди булган, иң беренче тереклек ияләре кайда, кайчан барлыкка килгән? Борынгы кешеләр турында да бик күп сорауларга җавап тапты кечкенәләр. Соңгы елларда табигатькә бик зур зыян салына. Күпләп урманнар киселә, завод-фабрикалар һаваны пычрата, чишмәләр кибә һ.б. Җир көненә багышланган бу чара “Әйдәгез, бергәләп табигатьне саклыйк! Җир-Ана бәлагә тарымасын!” дигән чакыру белән төгәлләнде.