"Туган тел" атнылыгы кысаларында бүген мәктәбебездә "Отканга - мәкаль, тапкырга - табышмак" исеме астында мәкальләр һәм табышмаклар конкурсы булып узды. Барлык класс укучылары да зур активлык күрсәттеләр. Нәтиҗәләр түбәндәгечә: 1 урын - 8 класс, 2 урын - 9 класс, 3 урын - 5 класс. Җиңүләре белән укучыларны чын күңелдән котлыйбыз. Алдагы бәйгеләрдә дә сынатмассыз дип ышанып калабыз! Җитәкчесе: татар теле һәм әдәбияты укытучысы Галиева Ландыш Илгиз кызы.