ЯҢАЛЫКЛАР


31
август, 2023 ел
пәнҗешәмбе

Мөрәҗәгать итүчеләр Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы компетенциясенә кагылышлы теләсә нинди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә алалар, су законнарын бозуның билгеле фактлары (җир кишәрлекләрен читләштерү, яр буе чикләрендә яки акваториядә объектлар төзү, аларны чүп-чар белән чүпләү), су объектына ирекле керүне законсыз чикләү, агынты суларны сулыкларга агызу турында хәбәр итә алалар

Әлеге акция кысаларында урман фонды һәм Татарстан Республикасы муниципаль берәмлекләре җирләрендә агачлар утырту планлаштырыла

Татарстан Республикасы буенча Ветеринария һәм фитосанитария күзәтчелеге буенча Федераль хезмәт идарәсе Татарстан Республикасы территориясендә югары патогенлы кош гриппы теркәлүе турында хәбәр итә

Германия җирләрендә хәрби хезмәттә булган районыбыз ветераннары Җиңу паркында истәлекле көн - 31 август 1994 ел, ГСВГ хәрби көчләренең Германиядән чыгарылуына 29 ел тулу унаеннан очрашуга жыелдылар


30
август, 2023 ел
чәршәмбе

Киләчәктә биредә бар уңайлыклары да булган су коену урыны да ясалачак


29
август, 2023 ел
сишәмбе

Хөрмәтле райондашлар, районыбыз кунаклары!

Сезне ихлас күңелдән Татарстан Республикасы көне белән тәбрик итәм! Әлеге көн республикабыз тормышында мөһим вакыйга булып тарихка керде. Бу бәйрәм күпмилләтле Татарстан халкының дуслыгын, берлеген, бердәмлеген гәүдәләндерә

Актаныш районында мәгариф оешмалары хезмәткәрләренең һәм сак хезмәткәрләренең террорчылык куркынычы һәм башка гадәттән тыш хәлләр вакытында комплекслы сценарийларын эшләп чыгу буенча Бөтенроссия өйрәнүләре уза


28
август, 2023 ел
дүшәмбе

Хөрмәтле гражданнар!

Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирәмохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча метеорологик күренешнең көчәюе турында консультация-кисәтү.

2023 елның 28 августы кичендә һәм 29 августы көндез Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән 17-22 м/с көчле төньяк җиле көтелә.

Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе халыкка тәкъдим итә:

 

Җил көчәйгәндә:

1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.

2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бушулайукҗәмәгать транспорты тукталышларына, төзелепбетмәгәнбиналарга да кагыла.

3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юлбилгеләреннән, электрлинияләреннәнерагракторыргакирәк.

4. Зурагачларянындабулырга, шулайукаларянында автотранспорт куяргаярамый-җилөзгәнботакларзуркуркынычтудыра.

5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.

6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелепкилүче яки ремонтланаторганбиналарянындамондыйкуркыныч арта.

7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.

8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.

Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.

ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.

Тарихи чарада район башлыгы Ленар Зарипов, якташыбыз, "Сетевая компания" генераль директоры Илшат Фәрдиев, Актаныш районы имам-хатыйбы Руслан хәзрәт Мортазин һәм башка бик күп мәртәбәле кунаклар катнашты. 


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International