Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең рәсми Телеграм каналында Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинны туган көне белән котлады

2023 елның 7 октябре, шимбә

Актаныш районы башлыгы Ленар Зарипов үзенең рәсми Телеграм каналында Россия Федерациясе Президенты В. В. Путинны туган көне белән котлады:

"Бүген илебез һәм аның һәр кешесе өчен мөһим вакыйга — безнең Президент Владимир Путинның туган көне. Аның ярдәме белән республикада һәм безнең районда халык өчен әһәмиятле проектлар тормышка ашырыла - спорт корылмалары, парклар һәм скверлар, фельдшер-акушерлык пунктлары төзелә. Быел гына да «сәламәтлек саклау» милли проекты ярдәмендә Актаныш районында 8 ФАП һәм бер амбулатория капиталь ремонтланды.

Мин аңа нык сәламәтлек, озын гомер, Россия өчен көрәштә көч, бәхет һәм җиңүләр телим." диелә әлеге котлауда.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International