Гражданнарны кабул итү атналыгы кысаларында РФ Дәүләт Думасы депутаты Кәлимуллин Рөстәм Галиулла улы Актаныш районында шәхси мөрәҗәгать белән килгән гражданнарны кабул итте
Консультация - Татарстан Республикасы территориясендә метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
Хөрмәтле гражданнар! Татарстан Республикасы Гидрометеорология һәм әйләнә-тирә мохитне күзәтү идарәсе мәгълүматлары буенча түбәндәгеләр керде:
Консультация - метеорология күренешләренең интенсивлыгы турында кисәтү
00 сәгатьтән. 18 сәгатькә кадәр. 6 август 2023 елның
Көндез һәм кич Татарстан Республикасы территориясендә урыны белән түбәндәгеләр көтелә.
Россия Гадәттән тыш хәлләр министрлыгының Татарстан Республикасы буенча Баш идарәсе кисәтә:
Җил көчәйгәндә:
1. Биналардан чыгуны чикләргә. Балаларны караучысыз калдырмау мөһим.
2. Әгәр көчле җил сезне урамда очратса, җир асты кичүләрендә яисә биналарның подъездларында яшеренергә киңәш итәбез. Көчле җилдән йортларның стеналары янында качып торырга кирәкми, чөнки түбәдән шиферның һәм башка түбә ябу материалларның төшүе мөмкин. Бу шулай ук җәмәгать транспорты тукталышларына, төзелеп бетмәгән биналарга да кагыла.
3. Урамда реклама щитларыннан, вывескалардан, юл билгеләреннән, электр линияләреннән ераграк торырга кирәк.
4. Зур агачлар янында булырга, шулай ук алар янында автотранспорт куярга ярамый - җил өзгән ботаклар зур куркыныч тудыра.
5. Көчле җил вакытында электр тапшыру линиясе астында тору һәм өзелгән электр үткәргечләренә якын килү куркыныч.
6. Өске катларның тәрәзәләреннән төшкән ватык пыялалар, шулай ук түбә элементлары куркыныч тудыра. Төзелеп килүче яки ремонтлана торган биналар янында мондый куркыныч арта.
7. Йортларның барлык тәрәзәләрен дә тыгыз итеп ябарга, балконнардан тышка коелырга мөмкин булган предметларны алып куярга кирәк.
8. Торак яки эш урынында тәрәзәләрдән мөмкин кадәр ераграк торырга кирәк.
Томан вакытында:
Табигатьтә актив ял итәргә яратучыларга үзләре белән төзек элемтә чаралары, навигация приборлары булырга киңәш ителә.
Томан юл хәрәкәтендә катнашучыларның барысына да җитди куркыныч тудыра.
Машина йөртүчеләргә машиналар арасындагы дистанцияне арттырырга киңәш ителә. Тукталыш кирәк булганда тизлекне салмак кына киметергә кирәк. Туктаган вакытта берничә тапкыр тормоз педаленә басып алырга, шуның белән арттан барган машинага сезнең туквавыгыз турында сигнал бирергэ. Автомобильнең техник торышына, бигрәк тә тормоз системасына игътибар итәргә кирәк. Бөтен оптик жихазлар эш хәлендә булырга тиеш. Тукталышларда югары күренешле жилет киергә киңәш ителә.
Ерак араларга барудан баш тартыгыз.
Теләсә нинди бәла булган очракта сез һәрвакыт ашыгыч хезмәтләрне бердәм чакыру номерына – «101,112»мөрәҗәгать итә аласыз. Шалтыратулар тәүлек әйләнәсе һәм шәһәр һәм кәрәзле телефоннардан бушлай кабул ителә.
ТР буенча Россия ГТХМ Баш идарәсенең "Ышаныч телефоны" 8 (843) 288-46-96.
https://16.mchs.gov.ru/deyatelnost/press-centr/operativnaya-informaciya/5097197
Бу инде оештырылган 6 нчы гуманитар груз. Игелек кылган һәркемгә, барлык катнашучыларга ихластан рәхмәт. Зур эш башкарасыз! Үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын. Һәм әлбәттә инде, егетләребез исән-сау булсыннар!
Күп кенә компанияләр һәм шәхси эшкуарларны бер сорау борчый: уңайлы салым режимын ничек сайларга, махсус салым режимын куллануның нинди нечкәлекләре бар?
Район башлыгы Ленар Зарипов бүген Сәләтле балалар өчен гуманитар гимназия-интернатның 10-11 сыйныф укучыларына ватанпарвәрлеккә багышланган дәрес үткәрде
Гимназистларны Белем көне белән район башлыгы Ленар Зарипов һәм "Татмедиа" матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы җитәкчесе Айдар Сәлимгәрәев котлады
ТР Биоресурслар буенча дәүләт комитеты хәбәр итә: 5 нче сентябрьдән һәркемгә керергә рөхсәт ителгән аучылык биләмәләрендә кыйммәтле мехлы җәнлекләрне аулауга гаризалар кабул итү башлана.
Хөрмәтле укытучылар һәм тәрбиячеләр, мәгариф системасы ветераннары, укучылар, әти-әниләр! Сезне яңа уку елы башлану белән чын күңелдән тәбрик итәм.
Район хакимияте профсоюз оешмасы тарафыннан оештырылган әлеге чарада булачак укучыларны район башлыгы Ленар Зарипов, район башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Илъясов һәм социаль мәсьәләләр буенча урынбасар Дилбәр Әнвәровалар котлады
Мөрәҗәгать итүчеләр Идел буе төбәкара табигатьне саклау прокуратурасы компетенциясенә кагылышлы теләсә нинди мәсьәләләр буенча мөрәҗәгать итә алалар, су законнарын бозуның билгеле фактлары (җир кишәрлекләрен читләштерү, яр буе чикләрендә яки акваториядә объектлар төзү, аларны чүп-чар белән чүпләү), су объектына ирекле керүне законсыз чикләү, агынты суларны сулыкларга агызу турында хәбәр итә алалар