«Это у нас семейное» конкурсына теркәлү дәвам итә

2023 елның 18 октябре, чәршәмбе

Россия гаиләләре өчен "Это у нас семейное" конкурсында катнашу өчен теркәлү дәвам итә. Конкурс гаиләләрне уртак эшләр аша берләштерүче проект булып тора. Чара актив тормыш позициясе булган, һәрьяклап үсештә кызыксынучы гаиләләрне ачыклау һәм аларга ярдәм итү өчен үткәрелә. 

Конкурста дүрт кешедән торган гаиләләр өч буыннан да ким булмаган вәкилләр (балалар, ата – аналар, әби-бабайлар) катнаша ала.

Гаилә командасы составына 6 яшьтән алып 17 яшькә кадәрге катнашучы керергә тиеш, аның мәнфәгатьләрен ата-ана яки законлы вәкил яклый.

Конкурс турында тулырак: https://family.rsv.ru/

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International