Дәүләт Думасы Россия сәнәгать продукциясен сатып алуны стимуллаштыру чараларын законлаштыруга юнәлдерелгән закон проектын беренче укылышта кабул итте.
РФ Дәүләт Думасы депутаты, Кече һәм урта эшкуарлык комитеты рәисенең беренче урынбасары Әлфия Когогина: «Документ «сәнәгать сәясәте турында» гы законга үзгәрешләр кертә һәм безнең базарда Ватан сәнәгать продукциясенең өстенлеген билгели. Бертөрле товарларны яки хезмәтләрне идентификацияләүнең бердәм динамик коралын кертү максатыннан сәнәгать продукциясенең бердәм цифрлы паспортлары системасы булдырылачак.
Документ белән «Россия сәнәгать продукциясе», «Россия сәнәгать продукциясе җитештерүчесе» һәм «сәнәгать продукциясенең цифрлы паспорты» төшенчәләре билгеләнә һәм базарда товарны алга этәрү максатларында Сәнәгатьнең дәүләт мәгълүмат системасы логотибын куллану аша сәнәгать продукциясенә ихтыяҗны стимуллаштыру механизмы кертелә.
Россия сәнәгать продукциясе реестрын алып бару һәм «Россия сәнәгать продукциясе» логотибын куллану үрнәген, куллану тәртибен һәм куллануны туктату Россия Сәнәгать һәм сәүдә министрлыгына беркетеләчәк.