Ленар Зарипов: 2023 ел Президент Владимир Путин тарафыннан остаз һәм педагог елы дип игълан ителде. Бу укытучыларыбызга фидакарь хезмәтләре, балаларыбызга биргән барлык җылылык !лары өчен рәхмәт белдерү өчен тагын бер яхшы сәбәп!

2023 елның 6 октябре, җомга

Район башлыгы Ленар Зарипов җитәкчелегендә мөгаллимнәребез бүген Казан шәһәрендә узган, Халыкара укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнаша.

"Бүген районыбыз мөгаллимнәре белән «Казан Экспо»да узган торган Халыкара Укытучылар көненә багышланган тантаналы чарада катнашабыз. 
2023 ел, Президентыбыз Владимир Путин тарафыннан Остаз һәм педагог елы дип игълан ителгән иде. Бу укытучыларыбызга фидакарь хезмәтләре, балаларыбызга биргән барлык җылылыклары өчен рәхмәт белдерү өчен тагын бер искиткеч сәбәп!" дип яза ул үзенең рәсми Телеграм каналында https://t.me/zaripov_lR

Исегезгә төшерәбез, Дәүләт Башлыгы 2023 елда Федераль Җыенга Юлламасында: "Укытучылар илнең киләчәген төзүдә турыдан – туры катнаша, һәм ата – аналар үз балаларына укытучыга рәхмәтләрен, ә укытучылар ата-аналарга хөрмәт һәм ярату турында күбрәк сөйләсен өчен, укытучы хезмәтенең иҗтимагый әһәмиятен арттыру мөһим», - дип белдергән иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International