Бүген, 3 октябрь көнне бөтен Россия буенча һәм шул исәптән Актанышта гражданнар оборонасы көчләренең масштаблы өйрәнүләре башланды.
Район хакимиятендә иртәнге сәгатьтә үк башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов рәислегендә гражданнар оборонасы өчен җаваплы оешмалар җитәкчеләре киңәшләште..jpg)
Укулар һәм күнекмәләр ике көн дәвамында барачак. Иртәгә, 4 октябрь көнне 10:40 сәгатьтән 10: 43 сәгатькә кадәр район территориясендә Татарстан Республикасы халкына үзәкләштерелгән хәбәр итүнең региональ автоматлаштырылган системасының әзерлеге тикшереләчәк.
Сездән тынычлык саклавыгызны һәм паникага бирелмәвегезне сорыйбыз.