Һөнәри бәйрәмнәре уңаеннан бүген Актанышта укытучыларны хөрмәтләделәр.
Ә.Авзалова исемендәге район мәдәният йортында узган күңелле чарада 120 дән артык мөгаллимнәребез бүләк һәм хөрмәткә лаек булды.
Иң изге һөнәрне үз иткән райондашларыбызны Актаныш муниципаль район башлыгы Ленар Зарипов сәламләде.
"Чын укытучы белем бирүче генә түгел, ә укучыны шәхес буларак тәрбияләүче дә.
2023 ел Россия Президенты Владимир Путин Указы белән Россиядә педагог һәм остаз елы дип игълан ителде. Бүген сезнең алда үсеп килүче буынны патриотик тәрбияләү бурычы да тора.Туган илне яратырга өйрәтү авыр, әмма моның өчен барлык шартларны да булдыру сезнең һәм безнең төп бурычларыбызның берсе" дип искәртте ул.
Бәйрәм тантанасы Татарстанның атказанган артисткасы Чулпан Юсупова концерты белән дәвам итте.