ЯҢАЛЫКЛАР


19
апрель, 2016 ел
сишәмбе

19-22 нче апрель көннәрендә Казан шәһәрендә IV халыкара татар теле һәм әдәбияты олимпиадасы үтәчәк. Актаныш данын яклыячак гуманитар гимназия-интернат укучылары Газизова Сөмбелгә, Вильданова Адиләгә һәм Елжасова Розалиягә уңышлар теләп калабыз.

16-апрель  көнне   Әтәстә  бөек  Тукайның   130  еллыгы   уңаеннан   үткәрелгән   чарада    Әтәс   төп  гомум   белем  бирү  мәктәбе   укучылары  да  катнаштылар.

И туган тел, и матур тел...

15 нче апрель көнне мәктәптә кошлар көненә карата "Йолдызлы сәгать" дип исемләнгән уен-тамаша үткәрелде.

2016 елның 18 апреленнән 16 маена кадәр Татарстан Республикасы муниципаль районнарында «2016 елгы язгы кыр эшләрен уздыру чорында хезмәтне саклау һәм җитештерү иминлеге таләпләрен үтәү» айлыгы узачак.

18 нче апрельдә кадет интернат-мәктәбендә татар теле декадасы башланып китте. Атналык Г. Тукай иҗатына, тормышына багышлап үткәреләчәк.

16 нчы апрель көнне Үрге Яркәйдә милли көрәш буенча Советлар Союзы герое Гареев Муса Гайсиновичка багышланган ачык турнир уздырылды.

 

14 -16 апрельдә районда беренче Татарстан Республикасы президенты кубогына XVII  традицион ачык турнир буенча 1999-2001 нче елгылар арасында көрәш булды.


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

"Югары Яхшый мэдэният йортында"  механизаторларнын кырга озату буенча жыелышы утте.

!4 апрель- язучы Хисам Камаловка 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бурсык авыл китапханәсендә “Һәркемнең гомере бер генә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китап укучыларга өйдә уку өчен китаплар тәкьдим ителде.Китапларга тикшерү ясалды, әңгәмә оештырылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International