“Һәркемнең гомере бер генә”- китап күргәзмәсе

2016 елның 18 апреле, дүшәмбе
!4 апрель- язучы Хисам Камаловка 90 яшь тулды. Шул уңайдан Бурсык авыл китапханәсендә “Һәркемнең гомере бер генә” дип исемләнгән китап күргәзмәсе куелды. Китап укучыларга өйдә уку өчен китаплар тәкьдим ителде.Китапларга тикшерү ясалды, әңгәмә оештырылды. 2016 елның 14 апрелендә Татарстан Республикасы Президенты Указы нигезендә Татарстан Республикасы Халык язучысы, Татарстан Республикасының Габдулла Тукай исемендәге Дәүләт премиясе лауреаты, I дәрәҗә Ватан сугышы ордены белән бүләкләнгән сугыш ветераны Камалов Хисам Нуретдин улына (Хисам Камалга), аңа 90 яшь тулган көнне Татарстан Республикасының «Фидакарь хезмәт өчен» медале тапшырылды. Бөек Ватан сугышы вакытында Хисам Камал Волхов фронтында элемтәче була. Ике тапкыр яралана. 19 яшьтән аңа I группа инвалидлык бирелә. Фронтовик язучылар, шагыйрьләр, әдипләр – горурлыгыбыз, аларның исеме – халкыбыз даны. Фронтта һәм тылда сугышчан батырлыклары, фидакарь хезмәтләре белән, коточкыч авырлыклар күреп, корбаннар бәрабәренә алар Туган илебезнең азатлыгын саклап калуга үзләреннән зур өлеш керттеләр. Җиребезне немец-фашист баскыннарыннан саклап калган, корыч рухлы, түзем, талантлы, нык ихтыярлы Ватан солдатлары алдында без бүген түбәнчелек белән баш иябез.
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International