19 апрель көнне Чуракай мәдәният йортында "Иң оста шигырь укучы" бәйгесе булды. Укучылар шагыйрьнең замандашлары, аның турында истәлекләр язган әдипләр, Бөек Тукайның әсәрләрен яттан сөйләделәр. Кичә оста сөйләүче 1-4 класс укучылары һәм 5-9 класс укучыларын 2 яшь үзенчәлеге буенча бүләкләү белән тәмамланды.