Кадет интернат-мәктәбе яңалыклары. Татар теле декадасы

2016 елның 19 апреле, сишәмбе

18 нче апрельдә кадет интернат-мәктәбендә татар теле декадасы башланып китте. Атналык Г. Тукай иҗатына, тормышына багышлап үткәреләчәк. Дүшәмбе иртәнге разводта атналыкны ачу тантаналы рәвештә узды һәм татар теле һәм әдәбияты укытучысы үткәреләчәк чаралар планы белән таныштырды.

Шулай ук бу көнне Фәрхетдинова Л.Ф, 5 нче классларда татар әдәбиятыннан ФДББС шартларына нигезләнеп, “Барыбызга да таныш Шүрәле” дип исемләнгән ачык дәрес күрсәтте. Дәрес ахырында укучылар тарафыннан проект эше башкарылды. Ачык дәрестә авыл китапханәчесе Әхмәдишина Г.Р., укытучылар: Шакирова Р.Р, Исмәгыйлова Э.Ф. - лар катнашты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International