ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

Бүген, Пучы авыл китапханәсендә, Габдулла Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан, китап күргәзмәсе оештырылды һәм китап укучылар белән әңгәмә үткәрелде.

16 нчы апрель конне Иске Байсар мэдэният йортында авылдашыбыз,узешчэн шагыйрь Ринат Шэйдуллиннын ижат кичэсе уткэрелде.

Мәрхәмәтле  сәламәтлек көне. "Язгы мәрхшмәтлелек" акциясе   17 нче апрельдә   “Актаныш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  “Игелек үзәге” хезмәткәрләре  өлкәннәр һәм инвалидлар белән  берлектә “Бүләк” урманының базасында ачык тренировка үткәрделәр. Чара барышында катнашучылар скандинавия йөрүе белән шөгыльләнделәр, ирекле аралаштылар, күтәренке кәеф белән  “Мәрхәмәтле сәламәтлек көнен” үткәрделәр.

 

Иске Кормаш мәдәният йорты хезмәткәрләре өмәдә.

Бүген Пучы авыл китапханәсендә "Әкиятләр дөньясында" дип исемләнгән балалар иртәсе үтте.

16 апрель көнне мәктәп укучылары һәм укытучылары өмәгә чыктылар. Мәктәп яны участогында, бакчада чистарту, җыештыру эше алып барылды.   Бу эштә башлангыч класс укучылары да читтә калмады. Алар югары класс укучылары белән беррәттән, мәктәп территориясен чүп–чардан арындырдылар. Спорт мәйданчыгын, стадионны тырмалап чыктылар. Мәктәп тирәсе матурланып, чистарып калды. Балалар күтәренке кәеф белән өйләренә таралдылар.

 

16 апрель көнне  мәктәп  укучылары һәм авыл үзешчәннәре катнашында  Әтәс авыл клубында   смотр  концерты булды. Тамашачылар тарафыннан концертка югары бәя бирелде. Оештыручыларга зур рәхмәт белдерелде.

18 апрельдән 26 апрельгә кадәр мәктәптә ""Туган тел" атналыгы игълан ителде. Укучылар атналык линейкада чаралар планы белән таныштырылды. 

 Мәрхәмәтлелекнең  башлангыч көне. Актаныш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  “Игелек үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе һәм Актаныш авылы 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе ирекле ярдәмчеләре отряды белән берлектә халыкка буклетлар тарату оештырылды. Чара барышында ирекле ярдәмчеләр гражданнарны «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» акциясендә  актив катнышырга, инициатив, алдынгы карашлы гражданлык позициясендә булырга чакырдылар.“Татарстан республикасы, хезмәт, халыкны эш белән тэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Актаныш муниципаль районындагы халыкка комплекслы социаль хезмәт күрсәтү үзәге  “Игелек үзәге” социаль хезмәт күрсәтү дәүләт автоном учреждениясе һәм Актаныш авылы 1 нче санлы урта гомуми белем бирү мәктәбе ирекле ярдәмчеләре отряды белән берлектә халыкка буклетлар тарату оештырылды. Чара барышында ирекле ярдәмчеләр гражданнарны «Язгы мәрхәмәтлелек атнасы» акциясендә  актив катнышырга, инициатив, алдынгы карашлы гражданлык позициясендә булырга чакырдылар.“

16 апрель көнне Татар Суыксу авылының "Хәтирә" мәчетендә өмә үткәрелде


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International