ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2016 ел
дүшәмбе

18 нче апрель авылы китапханәсендә Г. Тукайның тууына 130 ел тулу уңаеннан Кадет укучылары белән "Тукай әкиятләре - тәрбия чарасы" исемле әдәби кичә үткәрелде.

Яңа Балтач авыл клубында "Тукай әкиятләренә сәяхәт" дигән темага рәсем конкурсы узды.

17 апрель Кәзкәй мәдәният йортында 2016 нчы ел Россияда кино елы уңаеннан "Зәңгәр экраннар янында" исемле тематик кичә уздырылды. Кичәбез кунагы Татарстанның атказанган киномеханигы авылдашыбыз Фәнис Нәҗмиев һәм бүгенге көндә авылдагы һәр вакыйганы видеога төшереп баручы Ринат Нурлыевлар иде.

14 апрель көнне Уразай мәктәбендә “Циклик алгоритмнарны программалаштыру” темасына информатика укытучыларының район семинары уздырылды. Информатика укытучысы Гайсин Радик Ромель улы әлеге темага ачык дәрес күрсәтте, шулай ук мәктәп тарафыннан "Интернет" темасына дәрестән тыш чара оештырылган иде. Семинарның икенче өлешендә укытучылар информатика фәненнән ТДИ һәм БДИ хакында җитди сөйләшү алып бардылар, биремнәрнең җайлы итеп чишелешләрен тәкъдим иттеләр.

Иске Кормаштан информатика укытучысы Газизов Фидан Фирдәвис  семинарда катнашты.

16 апрель көнне, Иске Кормаш мәктәбенең спорт мәйданчыгында "Спортивный Татарстан" республика акциясен ачу тантанасы оештырылды. Әлеге чарага безнең  мәктәптән 5-8 нче сыйныф укучыларыннан торган 3 кешелек команда катнашып, грамотага ия булдылар.

13 һәм 16 апрель көнне Татар Суыксу авылында тирә-юнебездә чисталык булдыру максатыннан  өмә үткәрелде.

15 - 16 апрель  көннәрендә Кәзкәй авылы мәдәният хезмәткәрләре клуб территориясын, урам - тыкрыкларны, юл читләрен җыештыру өмәсенә чыктылар.

Тукай шигырьләре буенча рәсем конкурсы булды.

 

16 апрель көнне, 1 нче Актаныш мәктәбенең спорт мәйданчыгында "Спортивный Татарстан" республика акциясен ачу тантанасы оештырылды. Әлеге чарага безнең  мәктәптән 6-7 нче сыйныф укучыларыннан торган 3 кешелек команда катнашып, грамотага ия булдылар.

    2016 ел Татарстанда Су саклау зоналары елы дип игълан ителде. Җәмәгатьчелек игътибарын су объектларын саклау һәм тергезүгә, су биологик ресурсларының яшәү мохитын саклауга, шулай ук халык өчен уңай шартлар тудыруга җәлеп итү буенча кайбер чаралар эшләү планлаштырыла. Шул уңайдан безнең мәктәп  коллективы, сулыклар макеты ясауда катнашып, сертификатка ия булды.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International