ЯҢАЛЫКЛАР


30
апрель, 2016 ел
шимбә

28, 29 апрель көннәрендә Уразай авыл җирлегендә юл буендагы агачларны агарту өмәсе үтте. Өмәдә оешмада эшләүче барлык хезмәткәрләр дә актив катнашты.

Хезмәт һәм Яз бәйрәме уңаеннан район башлыгы Фаил Камаевның котлавы

28 апрель көнне, Меңнәр мәктәбенә ЮХИДИ хезмәткәре Сәетова Р.З килде. Ул балаларга юлларда йөрү куркынычсызлыгы турында сөйләде. 

28 нче апрель көнне мәктәбебезгә Актаныш технология техникумыннан профориентация буенча сөйләшергә вәкилләр килде.

Бу бәйгедә безнең «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы» укучылар командасы 3 урынга лаек булды.

"Наратлы" ҖЧҖ басуларында эш кайный. Күпъеллык үлән мәйданнарын минераль ашламалар белән тукландыру 515га, көзге культураларны тукландыру 250 га да , дым каплату 1605 га мәйданда башкарылды. Бүгенге көндә 2 бригадада (Түбән Гәрәй һәм Чалманарат) арпа чәчү, Шәбез бригадасында солы чәчү дәвам итә.

Әтәс балалар бакчасы яңалыклары.

“Алиш эзләреннән” II төбәкара фәнни-гамәли конференция нәтиҗәләре

Татар халкының иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы. Электән-элек кешеләр җирдә язның нилектән булганын белмәгәннәр, аны җылы яктан каргалар алып килә дип уйлап, гөрләвекләр ага башлагач, каргалар килгәч, алар хөрмәтенә “Карга боткасы” дигән бәйрәм ясаганнар. Әби-бабаларыбыз бала вакытта матур итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп, ярмалар, йомыркалар җыеп, изге теләкләр теләп, авыл халкын бәйрәмгә чакырганнар. Су буйларында, аланнарда казан асып, ботка пешкәнче уйнап-җырлап, такмак әйтешкәннән соң, бергәләп ботка ашаганнар, калганын каргаларга дип җир өстенә сипкәннәр.

 

 Ә әти-әниләребез, тау битләре кардан ачылгач, төркем-төркем булып, малайлар, кызлар аерым-аерым ботка пешереп ашауларын, бер-берсе белән кемузардан йөгерешеп ярышуларын бүген дә бик сагынып сөйлиләр.

 

 Без дә мәктәптәптә әлеге бәйрәмне елдагыча уен-көлке, кызыклы уеннар, төрле спорт ярышлары белән бик күңелле итеп билгеләп уздык. Башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан уздырылган Карга боткасы йоласы да бик матур, эчтәлекле булды. Бәйрәмнәр белән барчагызны!


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International