29 апрель көнне районда укучылар арасында "Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелде.

2016 елның 30 апреле, шимбә

Балалар арасында юл һәлакәтләрен булдырмау, юлда йөрү, беренче медицина ярдәме күрсәтү кагыйдәләре буенча белемнәрен арттыру максатыннан, 29 апрель  көнне районда укучылар арасында "Хәвефсез тәгәрмәч” бәйгесе үткәрелде. Бу бәйгедә безнең «Актаныш башлангыч белем бирү мәктәбе-балалар бакчасы» укучылар командасы 3 урынга лаек булды.  Укучылар  юл хәрәкәте кагыйдәләрен белү, беренче медицина ярдәме күрсәтү буенча үзләренең белемнәрен, велосипедта йөрү осталыгын күрсәттеләр. Педагог-организатор Исламова Динара җитәкчелегендә Галиев Руслан, Мухаметдинова Эльвина, Хабетдинов Азамат, Хасанова Инзилә үзләрен  чын осталар итеп күрсәттеләр. Аларны бу уңышлары белән котлыйбыз!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International