28 апрель көнне, Меңнәр мәктәбенә ЮХИДИ хезмәткәре Сәетова Р.З килде. Ул балаларга юлларда йөрү куркынычсызлыгы турында сөйләде. Әңгәмә барышында ул укучыларның юл йөрү кагыйдәләрен белүләрен дә тикшерде. Укучылар сорауларга җавап бирделәр. Дөрес җаваплар өчен Рәсимә апалары аларга бүләкләр тапшырды.Әңгәмә бик кызык һәм җанлы узды.