29 нчы апрель көнне Казан шәһәренең Абдулла Алиш исемендәге 20 нче гимназиядә “Алиш эзләреннән” II төбәкара фәнни-гамәли конференциясенең йомгаклау туры үткәрелде. Әлеге бәйгедә чыгыш ясап, Югары Яхшый мәктәбенең 7 сыйныф укучысы Зиннатуллина Назлыгөл (укытучысы - Җиһангирова Зарима Әзһәм кызы) лауреат дипломы белән, бүләкләнде. Котлыйбыз!