Меңнәр мәктәбе яңалыгы

2016 елның 30 апреле, шимбә

28 нче апрель көнне Актаныш технология техникумыннан профориентация буенча сөйләшергә вәкилләр килде. Алар уку бүлекләре, профессия төрләре, яшәү шартлары белән таныштырдылар.  Укучыларга техникумның тарихы, укытучылары , спорт командалары  һәм  башка мөмкинлекләре турында сөйләделәр. Укучылар үзләрен кызыксындырган сорауларны бирделәр. Җаваплардан алар бик канәгать калдылар. Очрашу укучылар өчен бик файдалы булды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International