Уразай мәктәбе яңалыклары

2016 елның 30 апреле, шимбә

Татар халкының иң күңелле язгы бәйрәмнәренең берсе - Карга боткасы. Электән-элек кешеләр җирдә язның нилектән булганын белмәгәннәр, аны җылы яктан каргалар алып килә дип уйлап, гөрләвекләр ага башлагач, каргалар килгәч, алар хөрмәтенә “Карга боткасы” дигән бәйрәм ясаганнар. Әби-бабаларыбыз бала вакытта матур итеп киенеп, өйдән-өйгә кереп, ярмалар, йомыркалар җыеп, изге теләкләр теләп, авыл халкын бәйрәмгә чакырганнар. Су буйларында, аланнарда казан асып, ботка пешкәнче уйнап-җырлап, такмак әйтешкәннән соң, бергәләп ботка ашаганнар, калганын каргаларга дип җир өстенә сипкәннәр.

 

 Ә әти-әниләребез, тау битләре кардан ачылгач, төркем-төркем булып, малайлар, кызлар аерым-аерым ботка пешереп ашауларын, бер-берсе белән кемузардан йөгерешеп ярышуларын бүген дә бик сагынып сөйлиләр.

 

 Без дә мәктәптәптә әлеге бәйрәмне елдагыча уен-көлке, кызыклы уеннар, төрле спорт ярышлары белән бик күңелле итеп билгеләп уздык. Башлангыч сыйныф укучылары тарафыннан уздырылган Карга боткасы йоласы да бик матур, эчтәлекле булды. Бәйрәмнәр белән барчагызны!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International