Узган атнада Казанда “Авыл укытучысы -2016” бәйгесенең йомгаклау этабы үтте. Республикабызның төрле төбәкләреннән килгән авыл укытучылары Мәгарифне үстерү институты галим-методистларыннан торган мәртәбәле жюри әгъзалары каршында имтихан тотты, үзләренең талант-сәләтен, осталыкларын күрсәтте.
Алар әзерләгән мастер-класслар темаларының төрлелеге, актуальлеге, яңа технологияләргә корылганлыгы белән аерылып торды.
Бәйгенең абсолют җиңүчесе – гимназиянең татар теле, әдәбияты укытучысы Л.Ф.Әһлетдинова. 5 октябрьдә Укытучылар көне уңаеннан үткәрелгән республика чарасында Ландыш Филүс кызы бүләкләнәчәк. Конкурсның партнерлары ТР Мәгариф һәм фән министрлыгы, ТР Мәгарифне үстерү институты.
25 нче сентябрь көнне район үзәгендә Милләтләр кроссы булып узачак. Анда теләгән һәркем, яшь категорияләренә бүленеп катнаша ала.
Хөрмәтле Актаныш муниципаль районы сайтын кулланучылар!
23 сентябрь көнне Актаныш Туган як музеенда Россиядә кино елы уңаеннан һәм район үзешчән кино сәнгатенә нигез салучы Рим Гаян улы Мостафинның тууына 70 ел тулуга багышланган күргәзмә ачыла.
22 сентябрь көнне, Актаныш балалар үзәк китапханәсендә, Актаныш 1 санлы урта мәктәбенең 2”Б” сыйныф укучылары (сыйныф җитәкчесе Айсылу Әхмәтҗанова) өчен “Балалар өчен журналлар һәм газеталар” дигән исемдә библиографик дәрес үткәрелде. Дәресебезнең максаты: балаларны периодик басмалар белән таныштыру, аларга кызыксыну уяту иде.
21 сентябрь көнне үзәк китапханә хезмәткәрләре мәдәният һәм ял паркында "Көз- моңлы күз" темасына "Шигъри гөләндәм" үткәрде.
Нияз Авзалов истәлегенә багышланган хоккей турниры быел иртәрәк – 16-18 сентябрьдә үк узды. 2005 елгы яшь хоккейчылар командалары – Минзәләнең “Кречеты”, Лениногорскидан “Нефтяник”, Туймазының “Девон” һәм безнең “Лачын” егетләре салкын боз өстен уттай кыздырды. “Лачын”, шәп уен күрсәтеп, быел турнир чемпионы исемен яулады.
Октябрь аенда хәрби хезмәткә көзге чакырылыш башлана. Армия сафларына китәчәк егетләр 3-14 октябрь көннәрендә район хәрби комиссариатында медицина тикшерүе үтәчәк. Безнең районнан бу көздә иллеләп егет солдат итеге кияр дип көтелә.