ЯҢАЛЫКЛАР


1
октябрь, 2016 ел
шимбә

Өлкәннәр ункөнлегенең чаралар планы

Бүген, 1 октябрьдә районыбызның берничә мәйданында – Актанышта, Аскы Актанышта, Пучыда, Татар Суксуда - Халыкара өлкәннәр көненә багышланган авыл хуҗалыгы ярминкәләре оештырылды. Ярминкәгә районның барлык авыл хуҗалыгы продукциясе җитештерүчеләр – фермерлар, крестьян-фермерлык хуҗалыклары, шәхси эшмәкәрләр, мәктәпләр, авыл җирлекләре, җәмәгать туклану предприятиеләре халыкка чамалы бәяләрдән яшелчә, сөт, май, бал, ит продукциясе, бөртек, шикәр кебек беренчел продукция тәкъдим иттеләр. Шулай ук ярминкәдә печән, салам, хәтта тере бозаулар, сарыклар, каз, ит чебие, үрдәк, күркә, цесарка алырга мөмкин иде.


30
сентябрь, 2016 ел
җомга

30 сентябрь көнне СХТ библиотекасында  "Көзге матурлык" дип исемләнгән кичә узды.

30 сентябрь көнне икенче санлы Актаныш урта мәктәбе укучылары өмәдә катнашты. 5нче сыйныф укучылары Җиңү паркын чистарттылар, 10нчы сыйныф укучылары Һ.Такташ урамында миләш агачларын утыртып, Актанышны яшелләндерүгә үз өлешләрен керттеләр.

Татарстанда 20 ләп хуҗалык үсемлекчелек һәм терлекчелектә югары нәтиҗәләргә ирешкән.

Бүген, 30 сентябрь көнне Актанышта районкүләм өмә булып узды. Чарада хакимият эшчеләре, барлык оешма-предприятияләр һәм районыбыздагы чисталыкка битараф булмаганнар катнашты.

Төп көчләр парк һәм мәйданнарны чистартуга куелды: агачлар утырту, корыган ботакларны кисү, чүптән  һәм корыган яфраклардан арындыру.

Авыл хуҗалыгы җитештерү өлкәсендә  күпьеллык намуслы хезмәте өчен Актаныш авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең җитештерү-маркетинг бүлеге җитәкчесе Рәфит  Яһүдә улы Мирзаһитовка  “Татарстан Республикасының атказанган агрономы” дигән мактаулы исем бирелде. Котлыйбыз! 

29 сентябрь көнне Меңнәр мәктәбе укучылары көзге экскурсиягә чыктылар.Укучылар, саф һава сулап, басуларны, елгаларны, урманны күзәтеп кайттылар.Табигатьнең  сары киемгә  төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә  рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде. Экскурсия бик күңелле булды.

 

5 лидердан торган студиянең алып баручылары,  мөгаллимнәргә багышлап сюжетлар төшерә.

29нчы сентябрь көнне Иске Җияш, Шәрип башлангыч мәктәпләре һәм Теләкәй мәктәбе укучылары урыннан ераклыкка сикерү, 30 м, 60 м, 100 м, 1000 м, 1500 м һәм 2000 м га йөгерү буенча ГТО нормаларын тапшырдылар.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International