Бүген, 30 сентябрь көнне Актанышта районкүләм өмә булып узды. Чарада хакимият эшчеләре, барлык оешма-предприятияләр һәм районыбыздагы чисталыкка битараф булмаганнар катнашты.
Төп көчләр парк һәм мәйданнарны чистартуга куелды: агачлар утырту, корыган ботакларны кисү, чүптән һәм корыган яфраклардан арындыру.