Меңнәр мәктәбе яңалыгы

2016 елның 30 сентябре, җомга
24 сентябрь көнне Меңнәр мәктәбе укучылары көзге экскурсиягә чыктылар: саф һава сулап, басуларны, елгаларны, урманны күзәтеп кайттылар.Табигатьнең  сары киемгә  төренгән бу мизгелен күзәтү күңелләргә рәхәтлек тә, рухи байлык та бирде. Көз – табигатьнең   иң матур ел фасылы . Карагыз,  нинди генә төсләре  юк  аның!   Экскурсия барышында укучылар   үсемлекләр,  бөҗәкләр  тормышындагы  үзгәрешләрне күзәттеләр, көз турында табышмакларга җаваплар  таптылар,  көзге  яфраклардан букетлар ясадылар. Иң күңеллесе, учак ягып, бәрәңге пешерделәр һәм түгәрәк табын янында сыйландылар. Экскурсия бик күңелле булды. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International