ЯҢАЛЫКЛАР


3
октябрь, 2016 ел
дүшәмбе

Финанс органнары системасында күпьеллык нәтиҗәле хезмәте өчен Актаныш муниципаль районы башкарма комитеты каршындагы “Үзәкләштерелгән бухгалтерия” Муниципаль бюджет Учреждениесы  директоры  урынбасары Ләйсән Мирхәт кызы Мирзаһитова ТР Финанс министрлыгының  Мактау грамотасы белән бүләкләнде.

Белгәнебезчә районыбызда, 1 октябрьдән Өлкәннәр ункөнлеге башлана. Актаныш районы “Туган як” музее өлкәннәрне кунак итеп, түбәндәге чараларга чакыра:

Районда өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан  кайнар элемтә линияләре  эшли

Казан өчен тавыш бирик!

1 октябрьда районда Өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан ярминкә уздырылды. Безнең мәктәп тә үзенең бакча уңышлары белән катнашты.

1 октябрь көнне “Яшьлек» милли-мәдәни үзәгендә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан җирле җәмәгать  ветеран оешмалары активының Актаныш муниципаль районы Башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов  белән очрашуы үткәрелде.

29 сентябрь көнне 1 класс укучылары  мәктәп китапханәсендә экскурсиядә булдылар. Китапханәче Ахмадуллина М.М. кызы укучыларны  кечкенәләр һәм зурлар өчен булган китапларның урнашу тәртибе, дәреслекләр тотышы, яңа кайткан китаплар, китапханәдән китап алу тәртибе һ. б. таныштырды. 

 


1
октябрь, 2016 ел
шимбә
30 сентябрьдә Такталачык мәктәп-интернатында Өлкәннәр көне билгеләп үтелде.

28 нче сентябрь көнне Яңа Кормаш төп гомуми белем бирү мәктәбенең  башлангыч класс укучылары көзге табигатькә экскурсиягә чыктылар. Алар табигатьтәге төрле үзгрешләрне күзәттеләр, хәрәкәтле уеннар уйнадылар.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International