1 октябрь көнне “Яшьлек» милли-мәдәни үзәгендә өлкәннәр ункөнлеге уңаеннан җирле җәмәгать ветеран оешмалары активының Актаныш муниципаль районы Башлыгы Камаев Фаил Мисбах улы, Башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов белән очрашуы үткәрелде.
Очрашуда муниципаль район башлыгы Фаил Камаев, башкарма комитет җитәкчесе Рөстәм Ильясов, Башкарма комитетның социаль мәсьәләләр буенча урынбасары Дильбәр Анварова, авыл җирлеге башлыклары, Актаныш районы ветераннарының (пенсионерларының) һәм район үзәге ветераннар советларының җирле җәмәгать оешмасы рәисләре, президиумы әгъзалары, оешма-предприятие җитәкчеләре катнашты. Төп чыгыш белән Актаныш муниципаль районы ветераннар Советы рәисе Нурулла Нурлыев сүз алды. Ветераннар белән җирлекләрдә эш оештыру турында Яхшый авыл башлыгы Җәүһәрия Зиннәтуллина, Яңа Әлем җирлегенең ветераннар советы рәисе Тәхия Усманова таныштырды, пенсия фонды җитәкчесе Булат Басыйров пенсия түләүдә, 2017 ел башында өстәмә түләү турында аңлатма бирде, Игелек үзәге җитәкчесе Рәмилә Закирҗанова өлкәннәр ункөнлегенең планы белән һәм 2017 елда Республика масштабында оештырылучы өлкән кешене сыендыручы гаилә проекты турында таныштырды. Очрашу барышында район Башлыгы Фаил Камаев ветераннар белән аралашты, сорауларга җавап бирде. Очрашу актив эшләүче ветераннарны бүләкләү белән дәвам итте. Актаныш районы Башлыгының Рәхмәт хаты белән район ветераннар советының җаваплы сәркәтибе Лира Хафизова, Чишмә җирлегенең ветераннар советы рәисе Зәйнәп Сабирова, Усы авылы җирлегенең ветераннар советы рәисе Габдулла Әхмәтгалиев бүләкләнделәр, сугыш ветераны Тимер Фәрдиевкә “Актаныш районының Мактаулы ветераны” таныклыгы тапшырылды.
Очрашу Иске Айман авылы мәктәбендә укучы балаларның сәхнә чыгышлары белән тәмамланды. Укучылыр сәхнәләштергән әсәр барлык тамашычыларның күңелләренә үтеп керде, сугыш калдырган кайгылар турында искә төшерде, үлгәннәрне истә тотарга, тынычлыкның кадерен белергә чакырды.